«Телләр гөлләмәсе»: мәгълүмат сәгате (12+)

26 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары өчен «Телләр гөлләмәсе» дигән мәгълүмат сәгате үтте. 
Алып баручы илебездә һәр елны февраль аенда билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көне турында сөйләде. Туган тел – халыкның мөһим казанышы, тел үсеше тулысынча милли мәдәният үсеше белән бәйле. Әзерләнгән видеоязмалар чарага килүчеләрне күп гасырлар дәвамында төрле милләт халыклары, телләр, гореф-гадәтләр, мәдәниятләр һәм диннәр бергә дус-тату яшәгән күпмилләтле Татарстан белән таныштырды. Мәгълүмат сәгате вакытында балалар төрле халык мәкаль-әйтемнәрен ишетте һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләр үзенчәлеген бәяли һәм сөйләмнәрен тыңлый алды. Алып баручының: «Тел – ул дуслык коралы, дөнья яралганнан бирле аннан да яхшырак корал уйлап табылмаган», дигән йомгаклау сүзләре чын шигарә булып яңгырады. 

Поделиться: